-4 °С
Кар
VK
Одноклассники
Гәзиткә язылу
Telegram
Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 сентябрь 2019, 03:06
Кристаллар белән елаучы кыз
2 ай элек Әрмәнстанда яшәүче 22 яшьлек Сатеник Казарян күз яшьләре белән түгел, очлы кристаллар белән елый башлый.
2 ай элек Әрмәнстанда яшәүче 22 яшьлек Сатеник Казарян күз яшьләре белән түгел, очлы кристаллар белән елый башлый. Күз эченнән көненә якынча 50ләп очлы кристалл бөртекләре чыга икән. Бу турыда
РЕН ТВ
хәбәр итте.
Кыз төрле табибларга йөреп караган. Ләкин аңа әлегә анык диагноз куя алмаганнар. Сатеник сүзләре буенча, ул бик интегә.
Табиб-офтальмолог Татьяна Шилова сүзләренчә, бу тайпылыш бик сирәк очрый. Аның сәбәбен ачыклау да шактый катлаулы. Кристаллашу яшь сыеклыгында төрле тозлар күп булу белән аңлатыла.
"Күз яше - биологик сыеклык, аның составы канныкына охшаш. Шуңа күрә кайчакта, мәсәлән, күздә ялкынсыну яки генетик чирләр, организмда тайпылышлар булганда, күз яшенең составы үзгәрергә мөмкин", - дип аңлаткан ул РЕН ТВ каналына биргән интервьюда.
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде