Шушы көннәрдә Дуван районында серле рәвештә сыер көтүе гаип булган. Бу хакта үз чыганагына таянып, “КП-Уфа” хәбәр итә.
Полициягә Ләмәзе авылында яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итә. Ул җирле авыл хуҗалыгы кооперативының 309 баш сыерының көтүдән кайтмавын әйтә. Иртә белән хатын чаң суга башлый.
Хуҗалык хезмәткәрләре 76 баш сыерны авылдан 20 километр ерактарак урманда табып ала. Калган 233 сөтлебикә кая югалганын берсе белми. Якынча мәгълүматлар буенча, шундый зур сыер көтүенең бәясе 10 миллионлап торырга мөмкин.