Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 сентябрь 2019, 10:46

Төркиядә русиялеләр өстенә кайнап торган май түгелгән

Төркиянең Алания шәһәрендәге кунакханәләренең берсендә фаер-шоу вакытында повар ир-ат ялгышкан һәм кайнап торган майны кешеләр өстенә түккән.

Төркиянең Алания шәһәрендәге кунакханәләренең берсендә фаер-шоу вакытында повар ир-ат ялгышкан һәм кайнап торган майны кешеләр өстенә түккән. Алар арасында Россиядән килгән өч кеше, шуларның икесе балалар булган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.


Малайларның берсенә 3,5 яшь, икенчесенә 10 яшь. Бер малайның тәненең 27 проценты пешкән, тән тиресе 2-3 дәрәҗәдә зарарланган. Аның әти-әнисе кунакханәгә дәгъва белдерми. Җитәкчелек бу баланы дәвалау һәм өенә кайтару өчен бөтен чыгымнарны үз өстенә алган.


Бу вакытта барысы сигез кеше кайнар майга пешкән, кайсыбер кешеләрнең киемнәренә ут капкан.


Имгәнүчеләрнең берсе - Россиядән килгән турист кыз. Аны хастаханәдән чыгарганнар инде. Балалар әле табиблар күзәтүендә була. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.


Россиянең Анталиядәге Генконсуллыгы имгәнгән кешеләрнең хәле канәгатьләнерлек дип хәбәр итте.


Кунакханә гаебен таныган, имгәнгән кешеләрне дәвалау чыгымнарын үз өстенә алачак, диелә хәбәрдә.


Читайте нас: