Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 сентябрь 2019, 14:24

Русияле ир дәваханәдә “адашкан”

Красноярск краеның Железногорск шәһәрендә яшәүче ир операциядән соң 51нче санлы хастаханә подвалында 3 көн (!) үткәргән.

Красноярск краеның Железногорск шәһәрендә яшәүче ир операциядән соң 51нче санлы хастаханә подвалында 3 көн (!) үткәргән. Бу хактагы сюжетны «Муниципальное телевидение. Железногорск» күрсәтә.


35 яшьлек Павел Богдановны панкреатиты көчәю сәбәпле хастаханәгә салалар, дип яза «Вести.ру». Ир 16 сентябрьдә югала, икенче көнне аны стационар кагыйдәләрен бозганы өчен хастаханәдән “выписать итәләр” – пациент дәваханәдән качкан дип испәпләнелә. Аны полицейскийлар һәм волонтерлар эзли. Богдановны дәваханә территориясеннән эзлиләр, паркларда, стадионнарда һәм якында урнашкан биналарда да аны тапмыйлар.


Волонтерлар шәһәр буйлап ориентировкалар таратып чыга, арытаба алар журналистларга мөрәҗәгать итә.

Ирне 18 сентябрь көнне кинологлар ярдәмендә тапканнар. Ул ни сәбәпле кинәт кенә караңгыга эләккәнен хәтерләми.


Медицина персоналыннан да аны күрүчеләр булмый. Үзаллы дәваханә подвалыннан ир чыга алмаган, берничә көн дәвамында йөргән дә йөргән. Кычкырулар, кешеләрне чакырулар да файдасыз булган. “Себер” эзләү-коткару төркеме командиры Алексей Поляковский сүзләре буенча, пациентның туганнары күзәтү камераларындагы язмалар Богдановның чыгып китүен теркәмәгәч, дәваханә подвалына төшергә рөхсәт ала. Һәм аны табуга ирешәләр.


Аптырарлык хәлләр, әйе бит, дуслар?!
Читайте нас: