Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 сентябрь 2019, 21:46

Республикада давыл күп җирдә зыян салган

Башкортстанда һава торышы начараячак дигәннәре дөреслеккә туры килде. Бүген республикада давыл котыра.

Башкортстанда һава торышы начараячак дигәннәре дөреслеккә туры килде. Бүген республикада давыл котыра.

Җилнең максималь тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитә. Көндезге сәгать 15.00 гә булган мәгълүматларга ярашлы, 63 агач, 10 реклама щитлары аву очраклары теркәлгән. Боларга өстәп, 9 автомобиль зыян күргән, 3 электр баганасы һәм бер җәмәгать транспорты тукталышы. Шулай ук давыл 7 бинаның түбәсен алып очырган, 9 урында ут сүнгән.
Бу очраклар Уфа, Ишембай, Стәрлетамак, Салават, Күмертау шәһәрләрендә, Уфа, Благовар, Дәүләкән, Иглин, Куергазы, Кыйгы, Мәләвез, Стәрлетамак, Кырмыскалы, Бәләбәй районнарында теркәлгән.
Һәлак булучы һәм зыян күрүчеләр юк. Ә Уфаның “Сосны” торак комплексында күзәтү видеокамералары объективына бер карасаң кызык та, кызганыч та хәл эләккән. Көчле җил чүп савытларын хәрәкәткә китерә. Алар бер-бер артлы машиналар өстенә барып бәрелә.
Читайте нас: