Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 сентябрь 2019, 16:15

Матч вакытында футболчыларны яшен суккан

Ямайкадагы матч вакытында футбол кырын яшен суккан.

Ямайкадагы матч вакытында футбол кырын яшен суккан.

Бу хакта Loop Jamaica хәбәр итә.
Вакыйга «Уолмер Бойс Скул» һәм «Ямайка Колледж» командалары уены вакытында булган. Уенның 82-нче минутында кисәк кенә яшен суккач, ике футболчы егыла. Соңрак газонны яшен сугуы ачыклана. Спортчыларны дәваханәгә алып китәләр.
Яшен аркасында башка футболчылар да каза күргән дип белдерәләр басмада. Аларның нинди дәрәҗәдә имгәнүләре хәбәр ителми.



Читайте нас: