Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 сентябрь 2019, 01:09

8 миллиард табылырмы?

Исегездә булса, май аенда Мәскәү-Мурманск маршруты буенча һавага күтәрелгән самолет кире төшәргә мәҗбүр булды.

Исегездә булса, май аенда Мәскәү-Мурманск маршруты буенча һавага күтәрелгән самолет кире төшәргә мәҗбүр булды.


Әмма очкычны дөрес утыртмау сәбәпле, янгын чыкты һәм 41 кешенең гомере өзелде. 15 август көнне кош көтүе бәрелешү нәтиҗәсендә ике двигателе дә сафтан чыгу аркасында самолетны кукуруз басуына утырттылар. Очкычта утырган 233 кеше исән калды. Бу очракларны җентекләп тикшергәннән соң, Транспорт министрлыгы беренче очракта пилотлар гаепле, дигән карар чыгарды. Барлык очучыларның белемен күтәрү һәм гамәли күнекмәләр үтү өчен10 яңа тренажер алу кирәк. Барлык авария очракларын кабатлый алырлык алты тренажер Ульяновск гражданнар авиациясе инситуты һәм 4 тренажер Санкт-Петербург дәүләт университетында урнаштырылырга тиеш. Тик моның өчен 8 миллиард сум акча кирәк.


Читайте нас: