Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 сентябрь 2019, 22:54

Мәскәүдә бер ана ике баласын 10 метр биеклектән ташлаган

Бер хатын Мәскәүнең бер күпереннән ике баласын ыргыткан.

Бер хатын Мәскәүнең бер күпереннән ике баласын ыргыткан. Бәхеткә, балалар исән калган. Русия Тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре буенча Баш тикшерү идарәсе "ике нәни баланы үтерергә маташу" маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.


Тикшерү версиясе буенча, 16 сентябрь көннәрендә хатын ике нәни баласын күпер култыксасы аша чыгарган һәм аска төшереп җибәргән. Балалар каты җиргә килеп төшкән. Шуннан соң хатын үз-үзенә кул салмакчы булган, ләкин аны узып баручылар туктаткан.


Сабыйларны хастаханәгә китергәннәр, алар табиблар ярдәм күрсәтә. Балаларын күпердән ташлаган хатынны психиатрия хастаханәсенә салганнар.


Хәзерге вакытта тикшерүчеләр тикшерү гамәлләрен башкара. Тикшерү кысаларында тиешле экспертизалар уздыралар, хатынның сәламәтлегенә бәя бирәләр. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак бу хатын ике нәни кызын күпердән ташлавы турында үз сөйләгән. Сорау алган вакытта 28 яшьлек Дарья Г. балалары аның үзен үтерергә теләделәр дип әйткән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне "Некрасовка" сәүдә үзәге янында бу хатын маршрут таксиен йөртүчегә ташланган. Ул ир-атның битенә газ баллончыгыннан сиптергән, аның кулында пычак булган. Моны күреп торган кешеләр полиция чакырган.


Шуннан соң хатын ике баласын алып маршруткадан чыккан. Ул урамда кычкырынган, машиналарга комачаулаган. Аннары хатын ашыгыч ярдәм чакырырга сораган. Үзе күпергә таба киткән һәм ике баласын да аска ыргыткан. 3-4 яшьлек ике кыз бала 10 м чамасы биеклектәге эстакададан егылып төшкән. Алар җитди имгәнгән, диелә бу хәбәрдә.







Читайте нас: