Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 сентябрь 2019, 15:19

Бер кич эчендә өч кеше һәлак булган

Кичә кич, 15 сентябрьдә республикада автомобильләр белән бәрелешү нәтиҗәсендә 3 җәяүле гомере өзелгән.

Кичә кич, 15 сентябрьдә республикада автомобильләр белән бәрелешү нәтиҗәсендә 3 җәяүле гомере өзелгән. Бер очракта авария урыныннан водитель качкан.


БР ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Уфа-Ырынбур трассасында 51 яшьлек уфалы ханым үзенең «Киа Спортейдж» автомобилендә җәяүлеләр кичүен чыгып барган Стәрлетамакта яшәүче 52 яшьлек хатын өстенә барып менә. Хатын шунда ук җан бирә.
Бүздәк районында 59 яшьлек ир «Лада Гранта» машинасында рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган 65 яшьлек чакмагышлыны бәрдерә. Ирне дәваханәгә алып китәләр, ләкин күп тә үтми ул үлә.
Шундый ук авария Стәрлетамакта була. Курчатов урамында билгесез бер водитель үзенең «Лада Гранта»сында 57 яшьлек бер ир өстенә барып менә. Ир авыр җәрәхәтләр ала һәм күпмедер вакыттан соң хастаханәдә вафат була.

Водитель авария урыныннан кача. Әле полиция аны эзли.
Читайте нас: