Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 сентябрь 2019, 12:52

Аюдан кәләшен сакларга теләгән, тик...

Әрмәнстанда Польша туристларына котырынган аю һөҗүм иткән.

Әрмәнстанда Польша туристларына котырынган аю һөҗүм иткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.


14 сентябрьдә, шимбә көнне Әрмәнстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгына поляк хатыны шалтырата һәм Арагаца биеклегенә күтәрелгәндә аю аның юлдашын – 33 яшьлек ирне - җәрәхәтләвен хәбәр итә. Вакыйга урынына вертолетта медиклар очып килә. Ләкин 3 сәгатьтән табиблар ирнең үлүен раслый. Ә хатынны Ашатарак шәһәренең медицина үзәгенә алып киләләр.
«Sputnik Армения» язуынча, аю 3,5 мең метр биеклектә һөҗүм итә. Кәләшен якларга теләгән полякны җәнлек эләктерә дә, аны сөйрәп, тау итәгеннән тәгәрәп төшеп китә. Соңыннан аю кача.
Әрмәнстанның альпинизм һәм тау туризмы федерациясе вице-перзиденты Сурен Даниелян сөйләвенчә, Арагаца янындагы метеостанция янында әле булса аю ырылдаулары ишетелә. Федерация аюлар һөҗүм итү хәвефе бетмичә, тауларга менүне кичектерергә чакырган.
Читайте нас: