Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
13 сентябрь 2019, 13:04

Бәла аяк астында шул...

Белоруссиянең Брест өлкәсендә 20 яшьлек хатынны ялгыш ... 2 яшьлек кызы үтергән дигән фараз бар.

Белоруссиянең Брест өлкәсендә 20 яшьлек хатынны ялгыш ... 2 яшьлек кызы үтергән дигән фараз бар.


Иске авыл (Старое Село) торак пунктындагы вакыйга хакында Брест өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе Дмитрий Иванюк сөйләгән. Ай башында бер ир үзенең хатынын машинада һушсыз килеш тапкан – аның башы алгы тәрәзә белән кысылган. Ире хатынын коткарыр өчен тәрәзәне вата. Ул ашыгыч ярдәм чакырта. Тик 7 сентябрь көнне, кызганычка каршы, яшь әни якты дөнья белән хушлаша.


Беренчел мәгълүматлар буенча, яшь әни бәләкәй кызын машина салоныннан тәрәзә аша гына алмакчы булган. “Мөгаен, кыз бала шул моментта тәрәзәне күтәртә торган төймәгә баскандыр”, - дип фаразлый Иванюк.

Бәла аяк астында дип юкка әйтмәгәннәр шул. Бу очракта ул аяк астында булмаса да, халык әйтеменең мәгънәсе үзгәрми. Балалар белән аеруча сак булу кирәк. Алар нәни чакларында күпне белми, кайчак аңлатканны да төшенеп бетми...
Читайте нас: