Башкортстанда фаҗигале хәл булган: Аккүл-Аккош тимер-юлы киселешендә рульдәге хатын-кызның игътибарсызлыгы аркасында 6 яшьлек баланың гомере өзелгән.
Бөгелмәдә яшәгән 33 яшьлек ханым Ваз-2112 автомобиле белән тимер юлына барып җиткәч, йөк поездын үткәреп җибәрә. Әмма светофорның кызыл төсе януына карамастан кузгала...һәм каршы яктан килгән икенче йөк поезды астында кала...
Машинист бар көченә тормозга басса да бәрелештән качып котыла алмыйлар. Пассажир урындыгында утырган кыз бала авыр җәрәхәтләр алып, хастаханәдә якты дөнья белән хушлаша.