Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
12 сентябрь 2019, 14:03

Шаурма ашап агуланганнар

Уфада 15 кеше, шул исәптән 5 бала, шаурма ашап агуланган, барысы да диярлек хастаханәдә, дип хәбәр итә РИА Новости.

Уфада 15 кеше, шул исәптән 5 бала, шаурма ашап агуланган, барысы да диярлек хастаханәдә, дип хәбәр итә РИА Новости.

“ Беренчел медицина тикшерүеннән соң, каза күрүчеләрнең “Шаурма Халяль” бистросы ризыкларын куллануы ачыкланды”, - диләр медиклар.

Каза күрүчеләрнең унөче - Уфаның йогышлы авырулар хастаханәсендә, бер йөкле ханымны перинаталь үзәккә озатканнар.

“12 сентябрьгә бишесенең сәламәтлеге торышы авыр хәлдә дип билгеләнде, шул исәптән 4 бала һәм 1 өлкән яшьтәге кеше. 9 кешенең хәле уртача авырлыкта.

Роспотребнадзорның төбәктәге идарәсе һәм тикшерү органнары күпләп кешеләр агулану очрагы буенча тикшерү эше башлаган. Санитарлар кафега юлланды, пищеблоктан ризык өлгеләре алганнар.
Читайте нас: