Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 сентябрь 2019, 13:25

Әтисе авариядә беренче сыйныфка төшкән малае гомерен өзгән

Кичә төнлә уфалылар коточкыч авария шаһитлары була.

Кичә төнлә уфалылар коточкыч авария шаһитлары була. Благоварская урамында югары тизлектә китеп барган җиңел машина агачка барып менә.

Юл һәлакәтен үз күзләре белән күрүчеләр шунда ук полициягә хәбәр итәләр һәм ашыгыч ярдәм чакырта.

Машинада әтисе белән 7 яшьлек малае да булган. Ашыгыч ярдәм бригадасы баланы коткарып кала алмый. Хәвефсезлек каешларын каптырмаганга күрә, сабый күптөрле җәрәхәтләрдән үлә. Ул быел беренче сыйныфка укырга төшкән булган.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре ВАЗ-2113 руле артында 45 яшьлек уфалы ир булуын ачыклаган. Шаһитлар сүзләре буенча, ир исерек булган. Әмма медицина экспертизасыннан ул баш тарткан. Әле тикшерү эше башланган.
Ә бит барысына да эчкечелек гаепле. Кырын төямәгән булса, фаҗига булмас һәм үз баласы гомере дә кыелмас иде...
Читайте нас: