Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 сентябрь 2019, 15:20

Бергә аракы эчү үтерү белән тәмамланган

Адәм баласы гомеренең соңгы минутлары кайда өзеләсен белми.

Адәм баласы гомеренең соңгы минутлары кайда өзеләсен белми.


Төркиядә Украина гражданкасы урындагы иркәй белән акчага интим мөнәсәбәткә керергә ризалык биргәч, тегесе ханымны үтереп киткән. Бу хәл 3 сентябрь көнне Антальяда “Анталья Лайф Парк” пляжында булган.


...Хокук саклау органнарына шунда яшәүче кешеләр һәм такси водителе мөрәҗәгать иткән. Алар ир белән хатынның трансформатор будкасы артына яшеренеп, бик нык шаулашуларын аңлаткан. “Фәхишәлек түгелме икән бу хәл дип борчылабыз”, - дигәннәр алар.


Пляжга килгән полицейскийлар җирдә яткан хатынны күргән. Аннан аягына басуын таләп иткәннәр. Ләкин ханым селкенмәгән. Баксаң, 42 яшьлек Юлия Билехуб мәрхүм булган.


Үтерүдә Төркия гражданины гаепләнә. Ул кулга алынган инде. Аның кесәләрендә мәрхүм Юлиянең сәгате, алкалары һәм балдаклары табылган.

Ачыклануынча, ир белән хатын башта пляжда бергәләшеп аракы эчкәннәр, аннары Юлия ир белән акчага җенси мөнәсәбәткә керергә риза булган.


Читайте нас: