Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 сентябрь 2019, 11:06

Таксист машинасында 10 көн җансыз яткан

Мәскәү шәһәрендә "Яндекс такси" водителе машинасында утырган килеш үлгән һәм 10 көнләп аны берсе дә күрмәгән.

Мәскәү шәһәрендә "Яндекс такси" водителе машинасында утырган килеш үлгән һәм 10 көнләп аны берсе дә күрмәгән. Мәет исе чыга башлагач кына тапканнар, дип хәбәр итә МК.RU сайты.
3 ноябрь көнне урындагы урам себерүче бер машина янында бик яман ис килгәч, полиция хезмәткәрләрен чакыра.
Ак төстәге "Ниссан" автомобиле Ениссейская урамының 30 санлы йорт каршында торган. Урындагы халыкның сүзләренә караганда, ял итү өчен таксистлар бу урынга еш килеп туктаган, ләкин бу автомобиль 10 көнләп урыныннан кузгалганы булмаган. Арткы тәрәзәләре каралтылган, ә алда челтәргә охшаш нидер эленгән булган - салон эче күренмәгән. Шуңа күрә водительнең җансыз гәүдәсе анда бик озак яткан. Урам себерүче җыештырып йөргәндә мәет исе чыккач, "112" номерына шалтыраткан. Полиция хезмәткәрләре машинаны ачып, гәүдәсе таркала башлаган ир-атка тап булалар. Документлары буенча, аның 35 яшьлек Максим исемле кеше булуы һәм Ивантеевкада теркәлүе ачыкланган. Ирнең йөрәк чирле булуы ихтимал, ял итәргә тукталган җирендә җан биргән, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Әлегәчә ирне эләүче дә булмаган, күрәсең, ул ялгыз яшәгән, дип хәбәр ителә чыганакта.
Читайте нас: