Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 сентябрь 2019, 18:39

Шартлаудан соң да шахта эшли

Ут астында күмер кисүчеләр ни кичерә икән?

Ут астында күмер кисүчеләр ни кичерә икән?
Донецкиның фронт өлешенә якын урнашкан Скочинский исемендәге шахта янында җирле вакыт белән 9.30 тирәсендә шартлау яңгыраган.
Вакыйга күмер чыгарылмый торган урында булган. Бер шахта хезмәткәре үлгән.
Әле анда саперлар, криминалистлар һәм башка тикшерү органнары эшли.
Шартлау шахтаның эшчәнлегенә зыян китермәгән, дип хәбәр итә Донецк хәбәрләр агентлыгы.
Скочинский исемендәге шахта Донецкиның Көнбатыш чигендә, Старомихайловка поселогы янында урнашкан.
Бәрелеш барган урынга моннан ун чакрым да юк.
Читайте нас: