Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 сентябрь 2019, 16:12

Волейболчы кызны чынлап көчләгәннәрме?

Август азагында Анапа шәһәрендә үткән пляж волейболы буенча Русия чемпионаты җәнҗал белән тәмамланды.

Август азагында Анапа шәһәрендә үткән пляж волейболы буенча Русия чемпионаты җәнҗал белән тәмамланды: 17 яшьлек спортчы кыз үзен өч полиция хезмәткәре көчләве турында гариза язды.
Кыз кичтән тренерыннан рөхсәт сорамый гына бер егет белән базадан курорт шәһәренә качып чыгып китә. Пляжда аларны полиция хезмәткәрләре туктата. Егет шунда ук юкка чыга, ә полиция хезмәткәрләре кызны җенси мөнәсәбәткә керергә ризалаштыра. Кыз аларга җибәрсеннәр өчен “бөтенесен дә эшләргә риза булуын әйткән” ди, имеш. Аннан ике полиция хезмәткәре кыз белән җенси мөнәсәбәткә керә, өченчесе яннарында басып карап тора.
Тикшерүчеләр кызның гаризасы буенча тикшерү башлаган һәм видеокамералар көчләнгәннән соң аның ахирәтләре белән дискотекада биеп йөргәнен төшергән. Аннан кыз бер егет белән чыгып китә. Икенче көнне ул исә ярышларда катнашкан, үзен бик яхшы хис иткән.
Аны “көчләгән” полиция хезмәткәрләре ике айга кулга алынган. Кыз исә командада җилбәзәк, җиңел холыклы булуы белән танылган булган, тренерның башына аның өчен күп тапкырлар таяк эләккәләгән.
Читайте нас: