Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 сентябрь 2019, 15:40

Әтәч кенә димә шул...

The Sun басмасы бер әбине әтәч талап үтергән дип яза.

Хәл болай була. Австралия көньягындагы авылларның берсендә өлкән яшьтәге әби йомырка җыярга чыга. Шул арада аны әтәч талый. Соңыннан билгеле булуынча, әтәч чукыганда хатынның варикозлы кан тамырына эләккән. Нәтиҗәдә күп кан югалтып әбекәй үлә.
Аделаида университеты профессоры Роджера Байард сүзләре буенча, йорт хайваннары өлкәннәр өчен аеруча хәвефле булырга мөмкин ди. “Мәсәлән, мәчеләр. Алар аякка ышынырга ярата, шул рәвешле өлкәннәрне җәрәхәтләргә дә мөмкин”, - ди Байард.
Аннары Байард тагы бер мисал китерә. Бер олы яшьтәге хатын мәче аның аягын тырнаганнан соң үлә.
Менә шулай, җәмәгать, бәла аяк астында. Сак булыйк, сәламәт булыйк!
Читайте нас: