Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 сентябрь 2019, 14:13

Сәхнәдә шартлау яңгыраган

Көтмәгәндә пиротехника картриджы шартлый һәм артистканың эченә эләгә, шуннан соң ул сәхнәдә һушын югалтып егыла.

Испания җырчысы һәм биючесе Джоана Сайнс үзенең Super Hollywood Orchestra коллективы чыгышы вакытында сәхнәдәге шартлау нәтиҗәсендә гомере өзелә. Вакыйганың видеоязмасын бүген news.com.au порталы урнаштыра.
Концерт Испаниянең Лас-Берланас шәһәрендәге фестиваль кысаларында үтә. Super Hollywood Orchestra коллективы чыгышлары белән чараны тәмамларга тиеш була.
Көтмәгәндә пиротехника картриджы шартлый һәм артистканың эченә эләгә, шуннан соң ул сәхнәдә һушын югалтып егыла. Бу меңәрләгән тамашачылар күз алдында була.
Сайнсны тиз арада дәваханәгә алып китәләр, ләкин алган җәрәхәтләрдән ул үлә.
30 яшьлек Джоана Сайнс Super Hollywood Orchestra – ның әйдәүче җырчысы һәм биючесе булган.
Читайте нас: