Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 сентябрь 2019, 02:51

Кемеровода яшәүче ханым маринадлы иттә энә сыныгы тапкан

Кемеровода яшәүче ханым кибеттән маринадлы ит сатып ала һәм әзерләргә җыенганда хәвефле предмет таба.

Кемеровода яшәүче ханым кибеттән маринадлы ит сатып ала һәм әзерләргә җыенганда хәвефле предмет таба. Ит кисәкләренең берсендә шприц энәсе сыныгы була.
Ачуы кабарган хатын моны бер пабликта язып чыга.
“Магнит”тан шашлык алган идем, ә аның эченнән шприц энәсе сыныгы килеп чыкты. Калганнарны да кисәтәсем килә! Ачуымнан нишләргә дә белмим!” – ди хатын. Интернет-кулланучылар ит арасында энә сыныгының ничек барлыкка килүенә карата төрле фаразлар язган. Иттәге зарарлы матдәләрне бетерер өчен махсус сыекча “кадаганда” сынып калган дигән фаразлар да бар. Кемдер энәне дуңгызларга прививка ясаганда ук сынып калган, ди. Өченчеләр исә сату итен бөтенләй алмаска киңәш иткәннәр. Ә бер кулланучы шаярган, янәсе: “Наркоман дуңгыз – гаиләдә зур кайгы”, - дип.
Комментарий язучыларның байтагы андый табыш белән Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә кушкан. Нәкъ шушы ведомство җәзаны җитештерүчегәме, әллә сатучыгамы бирергә икәнен хәл итәргә тиеш.
Читайте нас: