Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
1 сентябрь 2019, 19:41

Америкага ураган юллана

Быелгы мизгелдә “Дориан” – АКШта дүртенче ураган.

АКШның ураганнарны күзәтүче милли үзәгеннән хәбәр итүләренчә, “Дориан” ураганы иң куркыныч дәрәҗәсенә - 4 категориягә җиткән һәм АКШка таба юллана. Белгечләр бу ураганны нык куркыныч дип билгели. Ураганның эпиүзәгендәге тизлек сәгатенә 215 чакрымга җитә. Флорида, Джорджия, Көньяк Каролина штатларында гадәттән тыш хәл игълан ителгән.
АКШ президенты Дональд Трамп та аның көчле булуын билгеләп үткән. “Без бу кадәр булыр дип уйламаган идек”, - дигән ул. Быелгы мизгелдә “Дориан” – АКШта дүртенче ураган. Аңа кадәр булган “Барри”, “Гордон”, “Майкл” ураганнарында берничә дистә кеше һәлак булган иде.
“Дориан” ураганы исә Атлантик океанында тропик штормнан ураган дәрәҗәсенә барып җиткән.
Читайте нас: