Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
31 август 2019, 11:29

Тимур Хәбиров табылган. Ул һәлак булган...

Төн уртасында өеннән сәер рәвешле югалган 1 яшьлек Тимур Хәбировны эзләүләр тәмам.

Бүген төнлә, 31 августта, «Лиза Алерт. Башкортостан» һәм «Поиск детей Уфа — Башкортостан» волонтер төркемнәрендә сабый үле килеш табылган дигән хәбәрләр таралды.
“Табылды. Һәлак булган. Туганнарының кайгыларын уртаклашабыз. Эзләүләрдә катнашкан һәркемгә рәхмәтләребезне белдерәбез”, - диелгә “Лиза Алерт. Башкортостан” оешмасында.
Моңа кадәр Тимурның әнисе чын дөресен әйткән иде дип язып чыкты мәгълүмат чаралары. Имеш, ул төнлә малайны одеялга төреп, тартмага салып басуга (икенче мәгълүмат чаралары буадан ерак түгел кычытканлыкка дип тә яза) чыгарып ташлый. Сабыйның җәсәден кайда табулары хәбәр ителми, әмма социаль челтәрләрдәге бер пабликта аның гәүдәсен әнисе ихатасындагы тирес өеменнән тапканнар дигән версия дә бар.
Тикшерү комитетыннан әле анык кына комментарий юк. Ике бала анасын бу коточкыч гамәлгә нәрсә этәргәне билгесез.
Читайте нас: