Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
31 август 2019, 02:42

Дүртөйледә югалган 1 яшьлек малай вакыйгасы: әнисе аны төнлә басуда калдырып киткән

Дүртөйле районының Исмаил авылында 1 яшьлек малайның сәер рәвештә югалганын язган идек инде.


Күптән түгел генә мәгълүмат чаралары Тимур Хәбировны үз әнисе басуда калдырып китүен язып чыкты.


Нәни Тимур барысы да йоклаганда юкка чыккан иде. Имеш, әнисе аңа төнге сәгать 2дә кефир эчерә, иртән 5.30 бала йоклаган бүлмәгә керсә – аның урын-җире буш...


Хәсрәтләнгән ана кеше шундук полициягә хәбәр итә. Хокук сакчылары күпсанлы версияләрне уйлый башлый. Әлбәттә, гаип булган малайның әнисен дә онытмый алар. Эзләүләргә икенче тәүлек киткәндә хатын дөресен әйтеп сала: баланың югалуында ул үзе гаепле. Ул аны төнлә одеялына төреп басуга чыгарып куя да өенә кайта. Иртә белән аның югалуын уйлап чыгарырга була.


Дөресен әйтеп салгач, аны тиз арада җинаять урынына алып киләләр. Ләкин ... Тимур анда булмый инде, әлбәттә.

Тикшерүчеләр хатынның бу коточкыч кылыгы сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль. Бу вакыйга буенча җинаять эше ачылган.


Кечкенә Тимур Хәбировны эзләүләр дәвам итә.

Кешеләрнең акылга сыймаслык рәхимсез һәм мәрхәмәтсезлекләрен еш кына “хайваннарча” дигән сүз белән билгелибез. Ләкин бу очракта нәни Тимур анасына (ана сүзе дә артык аңа) бу сүз туры килми. Чөнки хайваннар, акыллары кешеләрнекеннән шактый түбән булса да, балаларына карата шулай кыланмый. Ничек тә яклый, саклый. Аларның ана инстинктлары көчле. Ә бу очракта ... яңа тәпи киткән баланың кансыз әнисендә бу инстинкт бармы икән?


Читайте нас: