Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 август 2019, 16:02

Тамагында сөлек булган малай 10 көн канлы ютәлдән интеккән

Кытайның Гуйчжоу провинциясеннән бер малайның тамагында атнадан артык сөлек яшәгән.

Кытайның Гуйчжоу провинциясеннән бер малайның тамагында атнадан артык сөлек яшәгән. Бу хакта Daily Mirror басмасы хәбәр итә.
Малайның әти-әниләре аның еш ютәлләвен искә ала, өстәвенә кайчагында ютәле кан катыш була. Ләкин шуңа карамастан, сабыйны табибка 10 көн үткәч кенә алып барганнар.
Җирле белгечләр малайга ярдәм итә алмый, шуңа аны провинциянең башкаласы Гуйян шәһәре дәваханәсенә китерәләр. Бронхоскопия ясагач, малайның трахеясында тере паразит барлыгын күреп калалар.
“Тын юлларыннан бер чыга, бер кире кереп китә иде, - дип сөйли табиб. – Без шунда ук моның сөлек икәнен аңладык”. Суалчанны махсус корал ярдәмендә алалар. Аның озынлыгы 8 см була.
Сөлек малайның тамагына чишмәдән су эчкән вакытта кереп калырга мөмкин. Әтисе сүзләре буенча, җәйге каникуллар вакытында малай еш кына тауларда уйнаган һәм сусынын табигый су белән кандырган.
Читайте нас: