Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 август 2019, 02:28

Дүртөйле районында төнлә өйдән 1 яшьлек малай югалган

Дүртөйле районының Исмаил авылында билгесез сәбәпләр аркасында 1 яшьлек малай югалган.

Дүртөйле районының Исмаил авылында билгесез сәбәпләр аркасында 1 яшьлек малай югалган.
Баланың әнисе сөйләвенчә, төнге беренчеләр тирәсендә ул баласын йокларга яткыра. Ике сәгать чамасы йоклагач, бала уяна. Әнисе аңа кефир эчерә. Иртән уянгач, хатын баласын урынында тапмый. Кроватьтагы сабый юкка чыга.
Хатын шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Югалган малайның әнисе - ике баласын үзаллы гына тәрбияләүче хатын. Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүче-криминалистлар бара. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, баланы (Тимур Хәбировны) йөзләп кеше эзли. Бу эшкә волонтерлар, битараф булмаган авылдашлары да кушылган.
Читайте нас: