Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 август 2019, 12:57

1 яшьлек малай өйдән үзаллы ничек чыгып киткән?

Дүртөйле районында югалган малайны әле булса таба алмыйлар.

Дүртөйле районының Исмаил авылында югалган 1,2 яшьлек Тимурны эзлиләр. Аның югалуына тәүлектән артык вакыт үтте инде. Төн уртасында барысы да йоклаганда бала юкка чыккан. Сәер, бик сәер...
Югалган көннән алда бар да гадәттәгечә булган кебек. Сәгать төнге беренчеләрдә әни кеше баласын күрше бүлмәдә йоклаткан. Икеләрдә сабый уянгач, кефир эчерә дә, тагы йоклата. Иртән 5.30да бүлмәгә керсә, сабый урында булмый.
Шунда ук әни кеше полициягә мөрәҗәгать итә.
Нәни Тимурның югалуының төрле сәбәпләре карала. “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган, ләкин бу малай үлгән дигәнне аңлатмый әле. Бу эзләү чараларын киңәйтү өчен эшләнгән.
Полиция хезмәткәрләре, волонтерлар, якыннары, авылдашлары – барысы да сабыйны эзли.
Тимурның әнисе турында ике баласын ялгызы тәрбияләве, ире белән бергә яшәмәве билгеле. Алай да проблемалы гаиләләр исәбендә тормаган.
Читайте нас: