Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 август 2019, 02:44

Төркиядә бассейнда имгәнгән 12 яшьлек русияле кыз үлгән

Төркиянең Бодрум шәһәрендә бассейнда имгәнгән якташыбыз, 12 яшьлек Алиса Адамова хакында язган идек инде.

Петербургтан әти-әнисе белән Төркиягә ял итәргә килгән кызның Бодрум шәһәрендә отельдәге бассейн кулын суырткан дип язган идек инде. Кичә, 28 августта, Алиса Адамова дәваханәдә үлә. Бу хакта аның әтисе Андрис Лейкуцис хәбәр итә.
“Сәгать 4нче киткәндә Алиска үлде”, - дип яза Лейкуцис үзенең “ВКонтакте”дагы битендә.
Русиянең Антальядагы илчелеге мәрхүмә кызның җәсәден Русиягә кайтару мәшәкатьләрендә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер, дип ышандыралар Русия дипломатлары. Төркиядәге бу фаҗигале вакыйганы тикшерү эше барышын да Русия ягы игътибар белән күзәтәчәк, диләр илчелектә.
18 августта 12 яшьлек русияле кызны бассейн төбендәге торба үз эченә суыра, авыр хәлдә аны дәваханәгә озаталар. Кыз балага тиешле ярдәм күрсәтү өчен Санкт-Петербург табиблары да килеп җитә. Инцидент буенча җинаять эше ачылган.
Русия табиблары Алиса Адамованы Санкт-Петербургка алып кайтырга риза булган, ләкин бу аның болай да кискен хәлен тагы да катлауландырырга мөмкин дигән иде алар. Шуңа күрә Алиса Адамованың әти-әнисе Төркиядә калырга хәл иткән иде.
Читайте нас: