Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 август 2019, 21:55

Софьяны дәваханәгә бик соң китергәннәр

Төркия клиникасында 16 яшьлек кызның үлеме турында хәбәр биргән идек.

Төркия клиникасында 16 яшьлек кызның үлеме турында хәбәр биргән идек.Аның әти-әнисе, табибларны гаепләп, кызларының эчке органнарын урлау өчен гомерен саклап калырга тырышмадылар диде. Клиниканың директоры Нуртач Ары моңа җавап биргән.

Софья Ланшакова вафат булган клиника "Яшам хастәнәси" дип атала. Аның директоры Нуртач Ары "кызыбызны дәваламадылар һәм эчке органнарын законсыз рәвештә алып калу өчен үтерделәр" дигән гаепләү сүзләренә болай дип җавап биргән: "Баланы бик авыр хәлдә китерделәр, аңарда перитонит иде. Нык соң килде, бу вакытта һәр минуты кадерле була. Хәлдән килгәннең барысын да эшләп карадык, әмма коткарып кала алмадык", - дигән. " Әти-әнисенең "законсыз рәвештә эчке органнарын алып калдылар" дигән сүзне мин кабул итмим. Нинди яла ягу инде бу? Мондый дәгъва белдерүче белән Русиядә судлашырга әзермен", - дигән.
Читайте нас: