Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 август 2019, 13:39

“Баламны эчке органнарын талау өчен үтерделәр..."

Төркиянең шәхси медицина клиникасында Русиядән ялга килгән 16 яшьлек кызның гомере өзелә. "Чит ил кешесе булудан файдаланып, кызыбызның эчке эгъзаларын алып калуларына шикләнәбез", диләр кызның әти-әнисе.

Төркиянең шәхси медицина клиникасында Русиядән ялга килгән 16 яшьлек кызның гомере өзелә. Кызны туган ягына алып кайтып җирлиләр. Әти-әнисе әйтүенчә, кызның эчке органнарын рөхсәтсез алып калганнар.


Быел, ягъни 2019 елның июль аенда Красноярскида яшәүче Ланшаковлар гаиләсе машинада Төркиягә сәяхәткә юллана. Ялның тугызынчы көнендә 16 яшьлек кызлары Софья эче авыртып чирли һәм якыннары ашыгыч ярдәм чакыртып, клиникага озаталар. Табиблар кызның сукыр эчәге авырта дигән. Эче күбенә башлагач, җылыткыч куеп, капельница астында яткырганнар. Кызга операция дә, башка төрле медицина ярдәме дә күрсәтелмәгән. Әнисе сүзләренә караганда, табибларның ваемсызлыгы аркасында кыз 9 сәгать авыртынуларга түзеп яткан. Аның хәле күзгә күренеп начарайган. "Йөрәге тибүдән бер тапкыр туктап алды. Ләкин бераздан кызыбыз мәңгелеккә күзләрен йомды. Беренчесендә сәгать кичке 7 иде - яткан җиреннән миңа көчсез тавышы белән: " Әнием, мин үләм мени?" - дип дәште. Бер минуттан кызым тавышны ишетми башлады. Табиб килеп, кан басымын тикшерде, ләкин ул инде киткән иде", - дип сөйли Софьяның әнисе.

Югалту кайгысы белән бергә бу гаиләне тагын да куркынычрак сынаулар көтеп торган икән. Газиз балаларының мәетен Русиягә алып кайтач, аның эчке органнары тулысынча урынында булмавы ачыклана.

"Бу кешене күрәләтә үтерү дигән сүз. Беренче диагнозы аппендицит иде, ләкин табиблар ярдәмгә ашыкмадылар. Чит ил кешесе булудан файдаланып, клиникада кызыбызның эчке әгъзаларын алып калганнар дип шикләнәбез. Шундый хәлләр турында күп укыдык, безнең белән булган вакыйга да чынбарлыкка туры килә", - ди Софьяның әтисе Вячаслав Ланшаков.

Клиника, кызның гәүдәсен әти-әниләренә тапшырганда, медицина белешмәсен дә, анализлары нәтиҗәсен дә бирмәгән, бары тик үлем турында таныклык кына тапшырган.

Антальядагы Русия илчелеге дә бу гаиләгә ярдәм итәргә атлыгып тормаган. Телефоннан шалтыраткач, ритуаль салоннар адресын өйрәтә башлаганнар. Юристлар әйтүенчә, бу вакытта аларның ваемсызлыгы закон бозуга тиң. Телне, илнең эчке кануннарын белмәүче туристларга тәүдә кирәклесен өйрәтергә, киңәш бирергә тиешләр иде. Нинди клиникага мөрәҗәгать итәргә, ничек сөйләшергә, ни дип җавап бирергә икәнлеген алдан әйткән булсалар, бәлки кызның гомерен саклап та калып булыр иде.

Софьяның әти-әнисе, шикаять белдереп, хокук саклау органнарына гариза язган. Чынлыкта ничек булган: кызның эчке органнары урланганмы яисә әти-әнинең кайгы катыш куркуы гынамы – Красноярск тикшерүчеләре моның очына чыгып, дөреслекне ачыклар, дип ышанабыз...


Читайте нас: