Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 август 2019, 15:40

Балаларын авариядә югалтканнар

Туймазы районында юл-транспорт фаҗигасендә 6 һәм 4 яшьлек ике кыз бала һәлак булган.

Туймазы районында юл-транспорт фаҗигасендә 6 һәм 4 яшьлек ике кыз бала һәлак булган. Башкортстан Республикасы буенча ЮХХДИ хәбәр итүенчә, фаҗига Серафимовка – Усман – Ташлы юлында булган. Дэу Нексия автомобиле водителе идарәсен югалтып юлдан чыгып очкан һәм агачка барып бәрелгән. 34 яшьлек ир белән 24 яшьлек хатын-кыз - хастаханәдә.
ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, кызларны балалар кәнәфиенә утыртмаган булганнар. Шуның өстәвенә, автомобиль водителе быел эчеп руль артына утырганы өчен водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.
Аллаһ сакласын, сабырлыклар бирсен ике баласын югалткан ата-анасына!
Читайте нас: