Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 август 2019, 03:15

Абзарда чылбырда асралган малай язмышы ни хәлдә?

Бу хәл күптән түгел генә Кубаньдә булган иде.

Краснодар краеның Белореченский районы суды малаен абзарда чылбырда асраган ата кешенең хокукларын чикләде һәм әнисенә тапшырды, дип хәбәр итә РИА Новости.

Моннан алда Русиянең Тикшерү комитеты Великовечное авылында яшәүче 46 яшьлек иргә карата кешене законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү маддәсе буенча җинаять эше ачкан иде. Тикшерү фактларына ярашлы, 46 яшьлек ир 4 яшьлек малаен ияртеп йөкле хатынын перинаталь үзәккә илтә китә. Ә 10 яшьлек малаен чылбырга утыртып абзарда бикләп калдыра. Бәхеткә, малай кача алган. Әле ул реабилитация үзәгендә.

Законсыз рәвештә балигъ булмаган баланы ирегеннән мәхрүм иткәне өчен опека бүлеге малайның әтисенең ата-ана хокукларын чикләүне сорап судка гариза язган.

Шулай итеп, суд малайны әнисенә - Виктория Пономарчукка тапшырган.
Читайте нас: