Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 август 2019, 14:32

Уфа әбиләре балкон аша гына йөри?

Әйе, нәкъ шулай, Черниковкада бер әби фатирына балкон аша кермәкче булган.

Уфада булган бу хәл. Күршеләре күреп калып, өченче каттан егылып төшә язган әбине коткарып калганнар. Тик менә шунысы кызык, әби нишләп йөргән анда?
Кольцевая урамындагы 205/1 санлы йорт чатында әби кешегә ярдәм кирәклеге турында хәбәр чыга. Ярый әле күршеләр оператив рәвештә ярдәмгә кузгалган, югыйсә, ни булып бетәр иде бер чиләк чүп тарихы.
Хәлләр шулай корылган, еларсың да, көләрсең дә. Ә эш болай була: бер әбиебез чүп түгәргә чыга һәм ишеге бикләнеп, тышта кала. Шунда ул күршесенең балконы аша үзенә керергә теләк белдерә. Күршесе дә, артык озак уйлап тормый, аңа бу трюкны үтәргә рөхсәт итә.
Күршесенең балконнан чыгып, парапет буйлап үз балконына үрмәләвен тыныч кына карап тора әле ул, рухи яклап ярдәм иткәндер инде, күрәсең. Тик нидер була һәм әбиебез аска шуа башлый.
Сөенечкә каршы, бер ир-егет ярдәмгә килеп өлгерә. Балконына кереп, әбине дә фатирына тартып ала.
И, әбиләр! Үзегезнең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куеп балкон аша йөрмәгез иде...
Читайте нас: