Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 август 2019, 11:51

"Насосны сүндергәч тә кызыбызның кулын тартып ала алмадылар...”

Төркиядә имгәнгән кызны әлегә Русиягә алып кайту мөмкин түгел.

Төркиянең Бодрум шәһәрендәге Sunhill отелендә 12 яшьлек русияле кызны бассейнның насослар системасы суыртып ала язуын хәбәр иткән идек. Кызны өзлегү хәвефе югары булганга күрә әлегә Русиягә алып кайтмаска дигән карарга килгәннәр. Бу хакта Санкт-Петербургның беренче балалар дәваханәсе реанимациясе мөдире Михаил Русакка сылтанып ТАСС яза.
Бизгәк башлануы кызның хәлен катлауландырган. “Имгәнгән кызның әти-әниләре әлегә кызларын Төркиядә калдырырга һәм Русиягә алып кайтудан баш тартырга дигән җиңел булмаган карарга килде”, - дип сөйли Михаил Русак.
Бодрум отелендәгә вакыйга 18 августта була. Кыз баланың кулын бассейн торбасы үзенә суырта. Әнисе сүзләре буенча, беренче булып кызны суга чумган әтисе күреп кала. Ул аны тартып чыгарырга тырыша, ләкин торбадагы тарту көче бик көчле була. Шуннан ир ярдәмгә чакыра, башка ял итүчеләр дә бу эшкә кушыла. Әнисе әйтүенчә, отель хезмәткәрләре насосны сүндергәч тә баланың кулын тартып алу мөмкин булмый. Шуннан соң әтисе һәм 7 кеше кызны торба кисәге белән бергә алып чыга.
Читайте нас: