Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 август 2019, 03:40

Мәләвез зиратындагы каберне кем һәм ни өчен чокыган?

Мәләвез шәһәре зиратында 2 ел элек үлгән яшь кыз каберен табутка кадәр казып, мәсхәрәләгәннәр.

Мәләвез шәһәре полициясенә 23 августта шәһәр зиратында бер кабернең казылганы хакында хәбәр килә. Билгесез адәмнәр 2 ел элек үлгән 25 яшьлек кыз каберен чокып ташлаган. Мәрхүм кызның әнисе, бу хәлләрне күргәч, полициягә гариза яза. Вакыйга урынына шунда ук хокук сакчылары килә, мәетләр җирләнгән урыннарны мәсхәрәләү буенча җинаять эше ачыла.
“Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенә вакыйганың яңа нечкәлекләре билгеле була. Җирле халык сүзләре буенча, кабер табутка кадәр казылган була. Мәрхүмәнең башы турында тишек ясалган. Җинаятьне мәрхүмәнең сөйгән егете кылган дигән фараз бар. Беренчел мәгълүматлар буенча, аның табутның буш булмавына һәм элек йөргән кызының чыннан да җирләнүенә инанасы килгән.
Җинаятьчегә 3 ай арест, яисә бер ел төзәтү эшләре, я булмаса 40 мең сумга кадәр штраф яный.
Читайте нас: