Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, агымдагы елның 7 аенда республикада 5 кеше гөмбә ашап агуланган. Бу гөмбәләр урам базарларында, юл буенда сатып алынган, бакчада үстерелгән һәм өй шартларында эшкәртелгән булган. Бәхеткә, агуланучыларның барысы да исән калган.
Белгечләр кисәтүенчә, гөмбә белән агулану, калган төр агулануларга караганда, күпкә авыррак үтә. Чөнки гөмбәләр – авыр эшкәртелүче продукт. Аларны авырлы һәм бала имезүче хатыннарга, 8 яшькә кадәрге балаларга ашарга киңәш ителми.