Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 август 2019, 11:24

Черки тешләгәч, яшь хатынның йөрәге туктый

25 яшьлек Ким Робинсон уң як тубык сөягендә черки тешләгәннән соң авырту сизгәнен хәтерли.

Англиянең Дагенхам шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек Ким Робинсон уң як тубык сөягендә черки тешләгәннән соң авырту сизгәнен хәтерли. “Тешләнгән урын кычыта иде, икенче көнне ялкынсынды, - дип сөйли ул. – Әмма минем моңа артык исем китмәде. Антибиотик эчсәм, бар да бетәр дип өметләндем”.
Көн саен яшь хатынның аягы ныграк ялкынсына һәм ниндидер моментта Робинсонга йөрү дә авырлаша. “Мин даими рәвештә һушымны югалта башладым”, - дип аңлата ул. Арытаба Робинсон дәваханәгә мөрәҗәгать итә, анда аңа некротик фасциит дигән диагноз куялар. Бу инфекцияне Streptococcus pyogenes яисә Clostridium perfringens бактерияләре китереп чыгара. Табиблар Ким Робинсонга аяксыз калу ихтималын һәм ашыгыч операция таләп ителүен кисәтәләр.
Кимда сепсис башлана. Операция барышында аның бер үпкәсенең халәте начарая һәм йөрәге туктый. Пациент хатынны ясалма комага кертәләр. “Мин уяндым да комада булганымны аңламый тордым, - дип сөйли Робинсон. – Минем элекке сөйгәнем календарьдагы көнне күрсәткәч, мин шок кичердем”.
Реабилитация дәвамында Робинсонга яңадан йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнергә туры килә. Робинсон дәваханәдән 5 атна ята, соңыннан аны аягына яңа тире күчереп утырту өчен икенче дәваханәгә күчерәләр. “Гади генә черки тешләвеннән шундый хәлләргә таруым бик куркыныч. Башта ук табибларга мөрәҗәгать итмәвемә үкенәм. Хәзер минем балаларым кулларында москитларга каршы махсус пластырьлар йөртә”, - ди Робинсон.
Читайте нас: