Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 август 2019, 14:39

Төркиядә имгәнгән русияле кызның хәле ничек?

Төркиядә ял иткәндә Петербургтан килгән 12 яшьлек кыз бала имгәнгән.

Төркиядә ял иткәндә Петербургтан килгән 12 яшьлек кыз бала имгәнгән. 18 августта Бодрум шәһәрендәге отельдә кызның кулын бассейндагы су торбасы эченә "суырткан". Бала хастаханәдә комада ята. Хәзер аның янына Петербург табиблары барган. Кызның хәле яхшырган. Бу турыда Беренче канал хәбәр итә.
Кызга өстәмә медицина тикшеренүләре билгеләгәннәр. Петербург табиблары дәвалау планына төзәтмәләр керткән. Динамика яхшыга бара. Шулай да бала әле һаман комада ята, ди.
Бассейнда коенганда кызның кулы су әйләнү насосына кереп китә. Насосны бары тик ватып кына кыз баланы коткаруга ирешә алалар. Бассейннан чыгарганда, кыз һушын югалткан була инде.
Бодрум отелендә килеп чыккан гадәттән тыш хәлдә гаепле хезмәткәрләрне кулга алганнар.
Читайте нас: