Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 август 2019, 04:18

Паркта 3 яшьлек малайны ток суккан

Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә сөйләүләренчә, вакыйга кичә кич, 25 августта Мәҗит Гафури исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында теркәлгән.

Уфа паркларының берсендә әнисе белән саф һавада йөрештереп килү 3 яшьлек малай өчен чак-чак кына фаҗига белән тәмамланмый. Әнисе белән аллея буйлап китеп барганда малай газонда электр кабеле күрә. Малай аның янына йөгереп бара да, кабельне кулына ала. Ә ул көчәнеш астында була.
Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә сөйләүләренчә, вакыйга кичә кич, 25 августта Мәҗит Гафури исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында теркәлгән. Баланың кулы пешкән һәм ул дәваханәгә озатылган. Бәхеткә, аның гомере һәм сәламәтлегенә берни дә янамый. Беренче ярдәм күрсәткәч, малайны өенә кайтарып җибәрәләр.
Гадәттән тыш хәл урыны исә кисәтү тасмалары белән уратылган. Хәвефле электр кабелен да парктан алганнар.
Читайте нас: