Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 август 2019, 13:14

Бүреләр этләрне ботарлаган

Башкортстанда бүреләр өч этне ботарлаган.

Караидел районының Абыз авылы халкы чаң суга. Атна эчендә авылдан ерак түгел өч үлгән этне тапканнар. Аларны кыргый бүреләр ботарлаган. Бу хәлдән соң авыл халкы аучыларга мөрәҗәгать иткән.
“Чылбырга бәйләнгән, ишек алдында торган этләр ботарланган” дип язган Абыз авылында яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрдә. “Бу мөрәҗәгать кенә түгел, бу бар дөньяга кычкыру: кешеләр корбан булуны көтәсезме ни? Этләрдән ни калганын карагыз” дигән ул.
Авыл халкы әйтүенчә, алар бу мәсьәлә буенча җаваплы органнарга бер генә мөрәҗәгать итмәгән.
Читайте нас: