Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 август 2019, 02:52

Башкортстан юлында авариядә яшь гаилә һәлак булган

Әбҗәлил районында кичә коточкыч фаҗига булган.

Әбҗәлил районында кичә коточкыч фаҗига булган. Трассадагы зур транспорт һәлакәтендә берьюлы ВАЗ-2112 автомобиленең водителе белән пассажиры һәлак булган. Республиканың ЮХХДИ начальнигы Динар Гыйльметдинов үзенең блогында ВАЗ автомобиле каршы килүче “Киа Спортейдж” белән бәрелешкән дип яза.
Үлемечле авария 24 августта иртәнге сәгать 11ләрдә Магнитогорск-Кизильское трассасында теркәлә. Магнитогорскида яшәүче 33 яшьлек водитель һәм аның 32 яшьлек хатыны алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлә. “Киа” автомобиле водителе һәм пассажиры исә төрле тән җәрәхәтләре ала. Авария урынына полиция хезмәткәрләре килә. Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өстендә эшлиләр.
Читайте нас: