Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 август 2019, 10:00

8 яшьлек малай әнисе машинасын урлап качкан

Германиянең Зост шәһәрендә 8 яшьлек малай әнисенең машинасына утырып йөреп килергә була.

Германиянең Зост шәһәрендә 8 яшьлек малай әнисенең машинасына утырып йөреп килергә була. Бу хакта The Independent хәбәр итә.
21 августта, төнге 12ләрдән соң хатын малаеның өйдә юклыгын аңлый. Машинасы юклыгын да күргәч, ул полициягә шалтырата.
50 минуттан малайны шоссе янында табалар. Ул тукталыш өчен тәгаенләнгән мәйданда машинасын парковкалаган, авария утларын кабызган һәм авария тукталышы билгесен чыгарып куйган. “Мин бераз йөреп килергә генә уйлаган идем”, - дигән малай полицейскийларга һәм елап җибәргән.
Малай рульгә утырып шоссега чыккан да зур тизлек җыйган. Машина сәгатенә 140 км тизлек бн барганын күргәч, малай үзен начар хис итә. Ул туктарга дигән карарга килә.
Әни кеше исә малаен шәхси территориядә машина йөрткәне бар дип сөйләгән.
Читайте нас: