Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 август 2019, 14:13

Бер көндә 4 гөмбәче югалган

Кызганычка каршы, гөмбәгә китеп, югалучылар да бар.

Гөмбә чоры башланды. Кызганычка каршы, гөмбәгә китеп, югалучылар да бар.
Шулай, Белорет районында бер көндә 4 гөмбәче югалган. Башкортстанның Гадәтттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, 21 август кичен Сәрмән авылы янында ир белән хатынның югалуы турында билгеле була. Бәхеткә, гөмбәчеләр үзләренең координатларын коткаручыларга хәбәр итә алган. Шуңа югалучыларны табу авыр булмаган.
Коткаручылар эш урыннарына кайтып җитәрәк, тагын бер парның югалуы турында хәбәр килеп төшә. Яңа Абзак авылы янындагы урманга гөмбәгә китеп югалучыларны эзләү шактый катлаулы була, чөнки караңгы төшә, аларны төн буе эзлиләр. Бәхеткә, иртәнгә таба ир белән хатын үзаллы кайтыр юлны таба.
Читайте нас: