Кытайның Наньян шәһәрендә бер хатын иренә әйтмичә күкрәген зурайтырга уйлаган ... һәм операция өстәлендә үлгән. Бу хакта The Mirror хәбәр итә.
2 яшьлек игезәкләр әнисе 28 яшьлек Ян Сюе клиникага 18 август көнне китә. Әнисе сүзләре буенча, иртән ул берни ашамый. Ян әнисенә күкрәген зурайтыр өчен инде икенче операциягә (беренчесеннән соң 2 айлык тәнәфес үткәч) баруын әйтә. Соңыннан ире бу процедура турында берни белмәвен сөйли.
Шул ук кичне иргә клиникадан шалтыратып, хатыны үлем хәлендә булуын хәбәр итәләр. Кытайлы ир сүзләре буенча, “хатынының күзләреннән, борыныннан, авыз һәм колакларыннан кан килгән, ә муены бихисап инъекция эзләрендә” булган. Клиникага килеп җиткән ашыгыч ярдәм табиблары хатынның үлүен раслый.
Мәрхүмәнең ире сүзләре буенча, аңа хатынының операциягә ризалык кәгазен күрсәтмиләр. Бер генә кәгазь имзаланган, ә “имзасын мөгаен ялганлап куйганнардыр”, ди ул.
Вакыйгадан соң клиниканы япканнар. Инспекция күрсәтүенчә, медикларның квалификациясе тиешле дәрәҗәдә булмаган. Хәтта операцияләр вакытында килеп туган катлаулы очракларны җиңеп чыгар өчен медицина корылмалары да юк икән.