Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 август 2019, 11:53

5 яшьлек бала батутка сикереп үлгән

Республиканың тикшерү органнары 5 яшьлек кыз бала үлеме хакында хәбәр итә.

Республиканың тикшерү органнары 5 яшьлек кыз бала үлеме хакында хәбәр итә.
Хәл болай була: Стәрлетамак шәһәрендә кыз бала шкаф башынннан батутка сикереп төшә һәм шул шкаф сабый өстенә ава. Алган тән җәрәхәтләреннән нарасый шунда ук җан бирә.
Ведомствода “кыз бала үлеме факты буенча тикшерү органнары беренчел тикшерү процессын оештырды” дип аңлаталар.
Безнең илгә яңарак килеп кергән бу спорт агрегатлары еш кына хәвефле хәлләргә китерә шул. Күптән түгел генә шунда сикергәндә танышларымның 5 яшьлек кызлары аягын сындырган иде.
Аллаһ сакласын, бәла аяк астында. Балаларыбызга карата игтибарлырак булыйк, андый спорт корылмаларын хәвефсезлек техникасы шартларын үтәп кенә урнаштырырга мөмкин бит.
Читайте нас в