Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
20 август 2019, 12:31

Башкортстанда 158 янгын чыккан

Балаларны караучысыз калдыра күрмәгез!

Башкортстанда узган атнада 158 янгын очрагы теркәлгән. Утта өч кеше һәлак булган, дүрт кешене коткарганнар.
Гафури районында исә алты, тугыз һәм унөч яшьлек өч бала газ горелкасы ярдәмендә мунчага ягарга маташканда утка пешкәннәр. Тән җәрәхәте алган балаларны Стәрлетамак дәваханәсенә илткәннәр.
Каза чыккан урынга янгын сүндерүчеләрне чакырту кирәк булмаган. Сөенечкә каршы, башка зыян килмәгән. Балалар саксызлыгы, тәҗрибәсезлеге сәбәпле имин гаиләләрдә дә көтмәгәндә шундый хәлләр туа.
Уттан сак булыгыз! Аеруча җәй айларында балаларны игътибарсыз калдырмагыз!
Читайте нас: