Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 август 2019, 21:37

Туй түгел, фаҗига: мәҗлестә 63 кеше гомере өзелгән

Әфганстан башкаласы Кабулда туй фаҗига белән тәмамланган, анда 63 кешенең гомере өзелгән.

Әфганстан башкаласы Кабулда туй фаҗига белән тәмамланган, анда 63 кешенең гомере өзелгән. Террорист мәҗлес вакытында шартлау оештырган, дип яза TOLO News. Шартлау нәтиҗәсендә 63 кеше үлгән, 180е төрле тән җәрәхәтләре алган.
Шартлау 17 август кичендә Кабулның көнбатышында урнашкан “Дубай Сити Холл” отеленың банкет залларының берсендә яңгырый. Шартлаткычны террорчы шартлата. Шаһитлар сүзләренчә, чарада кунаклар саны 1000нән дә ким булмаган. Шартлау өчен җаваплылыкны берсе дә әле өстенә алмаган, Русиядә тыелган “Талибан” хәрәкәте бу терактны тәнкыйтьләп чыккан.
Читайте нас: