Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 август 2019, 14:14

Төнге свидание килеп чыкмаган

Уфада ирле-хатынлы өчен төнлә көймәдә йөрү чак-чак кына фаҗига белән тәмамланмый калган.

Уфада ирле-хатынлы өчен төнлә көймәдә йөрү чак-чак кына фаҗига белән тәмамланмый калган. Гаилә пары нишләптер төнлә кабартмалы көймәгә утырып ДОК-Сипайлово маршруты буенча утырып йөзәргә чыкканнар. Нәтиҗәдә аларга коткаручылар ярдәме таләп ителгән.
Кайсыдыр моментта резина көймә тишелгән һәм бата башлаган. Су астына китмәс өчен ир якындагы ярга таба ишә башлаган, ә хатыны коткаручыларга шалтыраткан.
Вакыйга урынына килеп җиткән белгечләр “Максидом” гипермаркеты янында елганың сул ярында гаиләгә тап булган. Аларны “ДОК” кичүенә кире катерда илтеп куйганнар. Ир белән хатынга медицина ярдәме таләп ителмәгән.
Читайте нас: