Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 август 2019, 17:52

Гашыйкларны су төбендә машинадан тапканнар

Чувашстанда тетрәнерлек хәл - Идел елгасы төбеннән 11 ел су эчендә яткан машинаны сөйрәп чыгарганнар.

Чувашстанда тетрәнерлек хәл - Идел елгасы төбеннән 11 ел су эчендә яткан машинаны сөйрәп чыгарганнар. Эчендә – егет һәм кыз мәете. Һәлак булучылар 2006 елның 7 декабрендә хәбәрсез югалган гашыйклар булып чыга.

ВАЗ-21099 машинасына су астында балык тоту белән мавыккан иркәй юлыккан. Машинаны кран ярдәмендә су төбеннән сөйрәп чыгаргач, коткаручылар ике гәүдәдән тыш, салонда паспорт һәм водитель таныклыгы табып алган. Шулар ярдәмендә мәрхүмнәрнең шәхесен ачыклаганнар. Алар – 25 яшьлек Илья Жирнов һәм 22 яшьлек Кира Черкасова.

Эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә, 2006 ел азагында нәкъ шушы яшьләрне полиция һәм волонтерлар эзләгән булган. Әмма уңышсыз. Югалган кыз белән егетнең фоторәсемнәрен урындагы гәзит битләренә урнаштыралар, водолазлар Идел төбеннән эзли. Әмма гашыйклар табылмаган.

Полиция версиясе буенча, машина кул тормозында торган булган, әмма кайсыдыр бер мәлдә ычкынып, таудан елгага очкан...

Илья һәм Кираның әти-әнисе 11 ел буена балаларының кайтырын көтеп яшәүләре турында әйткән. Яшьләрне үзләре дә эзләгән, экстрасенсларга һәм сихерчеләргә дә мөрәҗәгать итеп караганнар. Ильяның әтисе әйтүенчә, бер шаман улының “су эчендәге карьерда ятуын” әйткән булган.




Читайте нас: