Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 август 2019, 23:11

Юл фаҗигасендә 20 атналык авыры булган хатынның гомере өзелә

15 август төненә каршы Белорет шәһәрендә “Дэу Нексия” автомобиле белән идарә итүче 38 яшьлек хатын заправкадан чыгып килгәндә “БМВ” белән бәрелешә.

15 август төненә каршы Белорет шәһәрендә “Дэу Нексия” автомобиле белән идарә итүче 38 яшьлек хатын заправкадан чыгып килгәндә “БМВ” белән бәрелешә. Аның 23 яшьлек водителе төп урамнан зур тизлек белән килгән булган. Бәлкем шуңа да ул аны күреп өлгермәгәндер. Каты бәрелүдән чит ил машинасы яна башлый, ә “Нексия”нең карар җире дә калмый. Водителе – Татьяна, кызганычка каршы, алынган травмалардан шундук вафат була. Пассажирлары -32 яшьлек ире Денис һәм 12 яшьлек кызы Светлана төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. БМВның 18 яшьлек пассажирын да ашыгыч ярдәм хастаханәгә алып китә.

Яңа тормыш башлап, матур хыяллар, планнар белән яшәгән алар. Ире Денис белән 2018 елның язында кавышып, быел бәбиләре тууын көткәннәр - Татьянаның 20 атналык авыры булган. Беренче иреннән туган 3 баласы ятим калган. Иң олысына 19 яшь, калганнары - мәктәп укучылары. Бер мизгел эчендә ничә кешенең язмышы үзгәргән, хыяллар челпәрәмә килгән. Язмышмы бу, әллә күрәчәкме? Юлларда игътибарлы булыйк, сакланганны Ходай үзе саклар.
Читайте нас: